Барлык яңалыклар
Спорт
24 ноябрь , 18:37

Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!

Балтачлылар каратэ (киокусинкай) буенча Магнитогорск шәһәренең Ачык беренчелегеннән җиңүләр белән кайттылар.

Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!

“Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре каратэ (киокусинкай) буенча Магнитогорск шәһәренең Ачык беренчелегендә  уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

Кумитэ һәм ката дисциплинасы буенча ярышларда 100дән артык яшь спортчылар катнашты. Гомум зачетта командалар арасында балтачлылар беренче урынны яулады.

Шәхси зачетка килгәндә, кумитэ дисциплинасында Алина Сафина, Артур Әхмәтшин, Рәнис Камилҗанов, Рияз Вәлиевлар – беренче, Марат Борһанов – икенче, Радим Гарипов өченче урынны яулады. Раиль Камилҗанов лаеклы дүртенче урынга чыкты.  

Ката төркемендә дә балтачлылар уңышлы чыгыш ясады. Монда Алина Сафина һәм Рәнис Камилҗановлар пьедесталның беренче баскычына күтәрелделәр.

Яшь каратистчыларыбызны югары уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!

Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Автор:
Читайте нас: