Иске Балтачта армрестлинг буенча “Танып батыры” район турниры узды. Әлеге спорт чарасы район мәгариф бүлеге һәм балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан оештырылды.
Турнирга бихисап халык җыелды. Районның иң көчле кул көрәшчеләре мавыктыргыч һәм дулкынландыргыч көрәшләрдә көч сынашты.
Аларның күбесе өчен бу спорт төре мавыгу гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен билгеләүче тормыш рәвеше дә. Русия спорт мастеры Айваз Сафетдинов билгеләвенчә, кызлар һәм егетләр даими рәвештә шөгыльләнәләр, тренировкаларны калдырмыйлар. Бу, үз чиратында, төрле дәрәҗәдә үткән ярышларда җиңүләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Соңгы елларны гына искә алсак та, нәтиҗәләр горурлык хисе уята.
Биредәге “Танып батыры”нда да көрәш бик кызу барды. Ярыш булгач, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. 45 килограммга кадәр авырлык категориясендә Камиль Гайниәхмәтов – беренче, Руслан Талипов – икенче, Илнар Камалов өченче урынны яулады.
55 килограммга кадәр авырлык категориясендә Аскар Сәрвәртдинов җиңүче буларак билгеләнде. Нияз Рамазанов – икенче, Данил Гайниәхмәтов һәм Илмар Галиевлар өченче урынга чыктылар.
60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Әмир Әхкәмов үз төркемендә иң көчлесе булды. Илвир Әхәтов – икенче, Камиль Муллагалиев һәм Риназ Хәсәновлар пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр.
70 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рөстәм Шәйхетдинов беренчелекне берсенә дә бирмәде. Икенче урынга – Тимур Солтанов, өченче урынга Раиль Нуртдинов ия булды.
70 килограммнан артык авырлык категориясендә көрәш аеруча кызу – титаннар көрәшедәй барды. Җиңү Максим Захаровның көчле кулларында. Камиль Җиһангиров һәм Илмар Әхәтовлар икенче һәм өченче урынны бүлештеләр.
Бу ярыш “Танып батыры” турнирының беренче этабы булды. Тиздән икенче – районара этабы узачак. Анда да балтачлыларның район данын лаеклы яклауларына шик юк.