Барлык яңалыклар
Спорт
3 октябрь , 20:42

Лаеклы ялдагы өлкәннәр дә ГТО яклы!

Иске Балтачта яшәүче иң актив спорт сөючеләргә ГТО билгеләре һәм физкультура-савыктыру хезмәтләренә сертификатлар тапшырылды.

Лаеклы ялдагы өлкәннәр дә ГТО яклы!
Лаеклы ялдагы өлкәннәр дә ГТО яклы!

Иске Балтачта яшәүче иң актив спорт сөючеләргә ГТО билгеләре һәм физкультура-савыктыру хезмәтләренә сертификатлар тапшырылды.

Үткән елдан башлап Башкортстан Республикасы Спорт министрлыгы өлкән яшьтәге кешеләргә физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтүче оешмаларга субсидия бирү проектын гамәлгә ашыра. Акчалар дәүләт социаль заказы кысаларында спорт белән шөгыльләнүгә сертификатлар бәясен елына бер кешегә 10 мең сум күләмендә каплау рәвешендә бүленә.

Үз яшь төркеме өчен ГТО нормативларын тапшырган 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар үзләре шөгыльләнәчәк спорт оешмасын сайлый ала.

ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләргә нормативларны уңышлы тапшыру өчен "Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы сайтында теркәлергә ( www.gto.ru), медицина рөхсәте алырга һәм тест үткәрү үзәгенә катнашу өчен гариза бирергә кирәк булачак. 

Барлык нормативларны уңышлы үтәүчеләр лаеклы билгеләр алачак һәм физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре алуга сертификатлар ияләре булачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8(34753)2-20-32.

Автор:
Читайте нас: