Барлык яңалыклар
Спорт
29 сентябрь , 23:00

Татарстаннан куанычлы хәбәр!

Балтачлылар каратэ (киокусинкай) буенча Татарстан Республикасы Беренчелегеннән җиңүләр белән кайта.

Татарстаннан куанычлы хәбәр!
Татарстаннан куанычлы хәбәр!

Балтачлылар каратэ (киокусинкай) буенча Татарстан Республикасы Беренчелегеннән җиңүләр белән кайта.

Балтач районыннан зур күләмдә үткән ярышларда тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре лаеклы чыгыш ясадылар.

Нәтиҗәләргә килгәндә, ката буенча төркемдә дә, шәхси зачетта да Алина Сафина беренче урынны, Рәнис Камилҗанов шәхси зачетта өченче урынны яулый.

Кумитэ буенча үз авырлык категорияләрендә Рияз Вәлиев – беренче, Алина Сафина – икенче, Марат Борһанов өченче урынга лаек була. Радим Гарипов, Артур Әхмәтшин һәм Рәнис Камилҗановлар лаеклы дүртенче урынга ия булалар.

Тренер Евгений Артосовичны һәм яшь спортчыларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

Татарстаннан куанычлы хәбәр!
Татарстаннан куанычлы хәбәр!
Татарстаннан куанычлы хәбәр!
Татарстаннан куанычлы хәбәр!
Автор:
Читайте нас: