Бүген, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында, “Тормышка 10 мең адым" Бөтенрусия акциясе узды.
Биредәге чарада катнашучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гыйльметдинов сәламләде. Мондый мөһим чараны хуплап килүләре өчен рәхмәтләрен җиткереп, җәяү йөрүнең ни дәрәҗәдә файдалы булуын ассызыклап үттеләр.
—Спорт—ул яшәү рәвеше. Һәр кеше сәламәт һәм нык булу өчен спорт белән дус булырга, шөгыльләнергә тиеш. Ул кешенең язмышында, холкында, тормышында иң катлаулы мәсьәләләрне җиңеп чыгарга мөмкинлек бирә. Мин үзем дә иртән йөгерәм. Барыгызны да бергә йөгерергә чакырам,—диде Илгиз Әхвәс улы.
Акциянең төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, организмның йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, аларның барлыкка килү сәбәпләре һәм аларны кисәтү ысуллары турында хәбәрдарлыкны, халыкның физик активлыгын арттыру, сәламәтләндерүнең табигый ысулларын үстерү.
Чараның төп өлеше алдыннан үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре теләүчеләргә кан басымын, буй-сынын һәм авырлыгын үлчәделәр, ары таба тренер Евгений Вениаминович барлык катнашучылар белән физик күнекмәләр үткәрде. Җәяүле йөрү маршруты “Яшьлек” комплексы мәйданында дәвам итте.