Барлык яңалыклар
Спорт
16 сентябрь , 09:38

Без сәламәт яшәү яклы

13 сентябрь көнне Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Сәламәтлек көне” узды. Укучылар ул көнне түземсезлек белән көтте. Чөнки бу көн  яхшы кәеф, спорт һәм сәламәтлек бәйрәме буларак билдәле. Ә укучыларыбыз арасында актив яшәү рәвешен һәм спортны якын иткән балалар бик күп.

Без сәламәт яшәү яклы
Без сәламәт яшәү яклы

13 сентябрь көнне Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Сәламәтлек көне” узды. Укучылар ул көнне түземсезлек белән көтте. Чөнки бу көн  яхшы кәеф, спорт һәм сәламәтлек бәйрәме буларак билдәле. Ә укучыларыбыз арасында актив яшәү рәвешен һәм спортны якын иткән балалар бик күп.

Чара тантаналы рәвештә башланып китте. Укучыларны кызыксындыру йөзеннән төрле уеннар оештырылган иде. Башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә яланга чыгып күңел ачса, бишенче сыйныф укучылары район мәдәният сараенда фильм карадылар. Алтынчы һәм җиденче сыйныфлар өчен “Күңелле стартлар” үткәрелде. Малайлар һәм кызлар монда йөгерү буенча эстафета һәм аркан тарту кебек уеннарда көч сынашты. Тугызынчы сыйныфлар исә янгын сүндерү буенча һәм патриотик эстафеталарда осталыкларын күрсәттеләр. Мәктәпнең спорт мәйданчыгы балалар тавышы белән шау-гөр килеп торды. Һәр бала үзенең җитезлеген күрсәтергә омтылды, дусларына ярдәмгә ашыкты. Кече сыйныфлар хәрәкәтчән уеннарда катнашсалар, унынчы һәм унберенче сыйныфлар Балтач районының “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексында ГТО  нормативларын тапшырдылар. Балалар һәм укучылардан спорт сынауларын үтәү буенча зачетлар кабул иткән судьялар бригадасы башкарылган эшләрдән һәм алынган нәтиҗәләрдән канәгать калдылар. Тестларны үтәү таләпләре катгый булуга карамастан, укучылар биремнәрне җиңел үтәделәр, тизлекләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Бу чарада битараф калучы булмады, чөнки чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ГТО нормативларын тапшыру икеләтә мөһим — аларны уңышлы тапшыру физик әзерлек дәрәҗәсе күрсәткече генә түгел, югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар булдырырга да мөмкинлек бирә.

Сигезенчеләрнең дә көннәре уңай хисләргә бай булды. “А” һәм “в” сыйныфлары Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегендә әнгәмәдә булсалар, “б” һәм “г”ләре үзәк район китаханәсенә бардылар. Балалар белән очрашуга архитектура, төзелеш, Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Рудаль Вәлиев килгән иде. Ул “Яшьләр арасында экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау” дигән темага лекция укыды. Куркыныч ситуацияләрдә үз-үзеңне ничек тотарга, кемнән ярдәм сорарга икәнен укучылар тагын бер исләренә төшерделәр.

Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән “Сәламәт булу - ул шәп!” дигән әңгәмә дә, “Ашыгыч ярдәм” уены да баларлар күңеленә бик хуш килде. “Сәламәтлек чикләре” буенча җавап табу, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү дә  кызыклы булды. Начар гадәтләр, спитрлы эчемлекләр, тәмәке тарту, наркотик матдәләр куллану кеше сәламәтлегенә зур зыян китерүе турында укучылар тагын бер инандылар.

Эльнара ИСХАКОВА-ФӘТКУЛЛИНА,

8б сыйныф җитәкчесе.

Без сәламәт яшәү яклы
Без сәламәт яшәү яклы
Без сәламәт яшәү яклы
Без сәламәт яшәү яклы
Без сәламәт яшәү яклы
Без сәламәт яшәү яклы
Без сәламәт яшәү яклы
Автор:
Читайте нас: