“Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп, республика ярышларында уңышлы чыгышлары белән сөендердерәләр!
Балтач районы йөзүчеләр командасы Башкортстан Республикасының XXXII авыл спорт уеннары исәбенә үткәрелгән республиканың иң көчле командалары арасында йөзү буенча финал ярышларында көмеш призер булды.
Кызу ярышлар бүген Туймазы районының Кандра авылында узды. Балтач районы данын "Яшьлек" комплексы тәрбияләнүчеләре – Айдар Муллахмәтов, Урал Шакиров, Алсу Гайниәхмәтова һәм Алия Әхкәмовалар лаеклы яклады.
Шәхси зачетта Алия Әхкәмова икенче урынны яулады.
Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр, грамоталар тапшырылды. Афәрин, балтачлылар!