Барлык яңалыклар
Спорт
24 июль , 14:19

Спортта үз булмышын тапкан

Балтач районында да спорт мөһим һәм зур урын алып тора. Яшь спортчыларга моның өчен барлык шартлар да тудырылган – районда “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, мәгариф оешмаларында төрле түгәрәкләр эшли. Ә балалар, үз чиратында, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, уңышларга ирешә. Шундый спорт “учакларының” берсе - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән гер спорты буенча Русия спорт мастеры Айваз Сафетдинов җитәкли.

Спортта үз булмышын тапкан
Спортта үз булмышын тапкан

—Шунысы мөһим, без физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә фикер алышабыз. Моны меңләгән тренерлар, йөзләрчә мең безнең балалар күрә. Без җәмгыятебезгә физик культура һәм спортның республика дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше булуы турында бик яхшы сигнал бирәбез,—диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча Совет утырышында ясаган чыгышында.

Спортчы, көрәшче буларак та Радий Хәбиров спорт өлкәсенә ярдәм итү кирәклеген аңлый. Шуңа күрә республикада бу юнәлеш эзлекле һәм комплекслы рәвештә үсеш юлында.

Башкортстанда физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү сәламәт җәмгыять формалаштыруда һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә мөһим роль уйный. Спорт инфраструктурасын үстерүгә, спорт комплекслары, стадионнар һәм тренажер заллары төзүгә аерым игътибар бирелә, бу исә төбәкнең барлык халкы өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген арттыруга ярдәм итә.

Балалар-яшүсмерләр спортын үстерү төбәкнең спорт сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Соңгы елларда балалар һәм яшьләрнең спорт белән шөгыльләнү белән кызыксынуын стимуллаштыру һәм сәләтле спортчыларга ярдәм итү өчен бик күп чаралар күрелде.

Балтач районында да спорт мөһим һәм зур урын алып тора. Яшь спортчыларга моның өчен барлык шартлар да тудырылган – районда “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, мәгариф оешмаларында төрле түгәрәкләр эшли. Ә балалар, үз чиратында, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, уңышларга ирешә.

Шундый спорт “учакларының” берсе - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән гер спорты буенча Русия спорт мастеры Айваз Сафетдинов җитәкли.

Районны республика, Русия дәрәҗәсендә таныткан билгеле тренер һәм спортчы 2001нче елдан башлап балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшли, ә инде 2010нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр директор вазифасын башкара.

Эш дәверендә ул үзен физик культура һәм спорт өлкәсендә методик яктан грамоталы белгеч, үз эшендә “кайнаган” хезмәткәр буларак күрсәтә, һәр тәрбияләнүчесенең физик камиллегенә, шәхси үсешенә зур әһәмият бирә.

Айваз Фируз улы гер спортын, армрестлингны үстерүгә, районның һәм Башкортстан Республикасының җыелма командасы составына кергән әйдәп баручы спортчыларны әзерләүгә зур өлеш кертә. Аның максатчан эше үзенең нәтиҗәләрен дә бирә—спорт мастерлыгына 6 кандидат, 100дән артык массакүләм разрядлы спортчы тәрбияләнә аның көчле куллары астында.

Күпъеллык һәм нәтиҗәле хезмәте, физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен Айваз Фирүз улы бихисап район Хакимиятенең, мәгариф бүлегенең, “БР Яшьләр сәясәте hәм спорт министрлыгына 90 ел” медале, “Русия Федерациясенең Почётлы тәрбия hәм мәгариф хезмәткәре”, “БРның мәгариф алдынгысы” күкрәк билгеләре, БР Армрестлинг федерациясенең һәм Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Айваз Сафетдинов иҗтимагый эшләрдән дә читтә калмый.  Ул җаваплы кеше буларак төрле олимпиада һәм конкурслар комиссияләре әгъзасы, мәгариф эшчәнлеген дәүләт аккредитацияләү өлкәсендә эксперт булып тора. Райондашыбыз югары дәрәҗәдәге методик осталыкка, эш процессына заманча технологияләрне кертүгә, шулай ук коммуникатив һәм оештыру сәләтләренә ия. Ул таләпчән һәм шул ук вакытта игелекле тренер-укытучы, хезмәттәшләре, тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре арасында зур абруйга лаек шәхес.

Елдан-ел  районда спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арта. Бу күренеш сөендерә. Яшьләр спорт белән кызыксынып, бер-берсен ярышларда узып китү максаты белән шөгыльләнәләр. Бу, һичшиксез, спорт белән “яшәгән” тренерлар эшенең нәтиҗәсе. Шундый остазларның берсе – Айваз Фируз улы. Хезмәт юлы барышында районда гер спортын, армспортны популярлаштыруга  билгеләп бетерә алмаслык зур өлеш  кертүче ул. Бихисап республика һәм Русия чемпионнарын тәрбияләде. Мондый кешеләр булганда спорт ныклы адымнар белән үсеш юлында булачак, - ди Айваз Сафетдиновның тренеры, республика, Русия турнирлары җиңүчесе, штанганы яткан килеш күтәрү дисциплинасында пауэрлифтинг буенча Русия спорт мастеры, “становая тяга” дисциплинасында Халыкара класслы спорт мастеры Айдар Хаҗеев.

Райондашыбыз спорт мәктәбе директоры гына түгел, ә яшь спортчыларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итүче кеше дә. Ул тәрбияләнүчеләре өчен үрнәк булып тора. Аның спорт сөючәнлеге һәм тырышлыгы белән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, ә бөтенрусия дәрәҗәсендә дә билгеле.

Менә шундый күпкырлы хезмәт иясе ул физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш керткән Айваз Сафетдинов.

Гомум алганда, республикада балалар-яшүсмерләр спортын үстерү яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга  һәм физик активлыкны үстерүдә зур әһәмияткә ия. Бу физик үсешкә генә түгел, ә үсмерләрдә лидерлык сыйфатларын, дисциплина һәм команда рухын формалаштыруга да ярдәм итә. Башкортстан һәр баланың спорт белән шөгыльләнү һәм югары үрләргә ирешү мөмкинлеге булсын өчен инфраструктура һәм төрле ярдәм программаларын үстерү өстендә актив эшләвен дәвам итә.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: