Барлык яңалыклар
Спорт
15 июль , 11:14

“Авыл тренеры” ярдәмгә килә

Республикада спорт ныклы үсештә. Моның өчен төрле чаралар каралган. Шуларның берсе  - “Авыл тренеры”  программасы 2020нче елда Радий Хәбиров инициативасы белән гамәлгә кертелде. Мондый сертификатларның берсенә райондашыбыз – “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тренеры Радим Нургалиев ия булды.

“Авыл тренеры” ярдәмгә килә
“Авыл тренеры” ярдәмгә килә

—Без республика районнарында спортны үстерүгә зур игътибар бирәбез. Бу бик мөһим. Нәкъ төпкел районнарда билгеле спортчылар туа да,—дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча Совет утырышында чыгыш ясаганда.

Әйе, республикада спорт ныклы үсештә.  Һәм моның өчен төрле чаралар каралган. Шуларның берсе - “Авыл тренеры”  программасы 2020нче елда Радий Хәбиров инициативасы белән гамәлгә кертелде. Аның шартлары буенча авылларда балалар белән эшләргә әзер тренерлар 1 миллион сум күләмендә акча ала. Контракт буенча белгеч кимендә 5 ел эшләргә тиеш. Бу чара районнарга кадрлар җәлеп итү өчен  яхшы мөмкинлек бирә.

Мондый дәүләт ярдәмен алу бәхете балтачлыларга да елмайды. Шуларның берсе – “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексының армрестлинг буенча тренеры Радим Нургалиев.

Нефтекама шәһәрендәге машина төзү колледжын тәмамлаган Иске Балтач авылы егете “Яшьлек” комплексы ачылганнан башлап анда эшли. Башта – спорт буенча инструктор, ары таба армрестлинг буенча тренер буларак.

—Мин 5нче сыйныфтан спорт белән ныклап шөгыльләнә башладым. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә районда гер спортын популярлаштыруга күп көч салган Русия спорт мастеры Айваз Сафетдинов җитәкләгән түгәрәккә йөрдем. Спорт дөньясына беренче адымнарын шунда башланды, — дип билгеләде Радим Радик улы.

Нефтекамадагы уку йортында белем алган вакытта спорт белән шөгыльләнүен ташламый. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, уңышларга ирешә. Беренче курста ук гер буенча “Спорт мастеры кандидаты”  исемен алу бәхетенә ирешә.

Ары таба Самарада Ватан алдындагы изге бурычын намуслы үтәп кайткач, хезмәт юлын башлап җибәрә. Бу вакытта да спорт белән бергә була ул. Тренировкаларны һәм эшне бергә алып бару җиңел булмавын яшерми. “Тырышкан ташка кадак каккан” дигәндәй, нәтиҗәләр озак көттерми. 2013нче елда армспорт буенча “Спорт мастеры кандидаты” исемен ала.

2015нче елдан башлап бүгенге көнгә кадәр “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында хезмәт юлын дәвам итә. Читтән торып тренер-укытучы һөнәрен дә үзләштереп өлгерә. Югары уңышларга ирешкән тренердан тәрбияләнүчеләре дә калышмый. Алар да төрле ярышларда катнашып, уңышлары белән сөендереп торалар.

Шунысы сөенечле: соңгы елларда республикада спортка игътибар күренеп артты. Бу юкка гына түгел, чөнки сәламәт яшь буынсыз илебезнең киләчәге ышанычсыз икәнлеге көн кебек ачык. Хәзерге замана балаларының игътибарын төрле гаджет-телефоннардан аерып, спортка һәм сәламәт тормыш алып баруга җәлеп итүдә физкультура укытучыларының, тренерларның әһәмияте зур. Ә аларга ярдәмгә “Авыл тренеры” программасы барлыкка килде.  Яшьбелгечләрне авыл җиренә җәлеп итүгә юнәлтелгән биредәге программа барлыкка килгәч, спорт мәктәпләрендә эшләргә теләгән яшь тренерларның саны артуын билгеләп үтү мөһим.  Димәк, программа уңышлы эшли. “Авыл тренеры” сертификаты ияләренең киләчәктә республика, ил данын яңгыраткан чемпионнар тәрбияләячәгенә ышаныч зур.

Автор:
Читайте нас: