Барлык яңалыклар
Спорт
12 июнь , 17:21

Гер күтәрү – көчлеләрнең ярышы

Гер спорты үтә кызыклы спорт төре. Бу бәйгедә бүген ирләр белән беррәттән гүзәл хатын-кызларда үз көчләрен сынады.

Гер күтәрү – көчлеләрнең ярышы
Гер күтәрү – көчлеләрнең ярышы

Сабантуй мәйданында үткәрелгән спорт ярышларына көннең эссе булуы бер дә тәэсир итмәде. Ә киресенчә, уеннарның барысы да күп кеше катнашлыгында күңелле үтте.

Билгеләп үткәндә, бәйгеләр сабантуй мәйданында бер вакытта барды. Шунлыктан сабантуйчылар кайсысын тамаша кылырга да белми диярлек, әле берсенә, әле икенчесенә йөреп кенә торды.

Гер спорты үтә кызыклы спорт төре. Бу бәйгедә ирләр белән беррәттән гүзәл хатын-кызлар да үз көчләрен сынады.

Нәтиҗәләргә килгәндә, 65 килограммга  кадәрге авырлык категориясендә 16 килограммлы герне 57 тапкыр күтәреп, Надежда Беляева беренчелекне алды. Икенче урынга Ксения Плюснина чыкты. Ә 65 килограммнан югары авырлык категориясендә Эльвира Баязитовага җитүчеләр булмады. Икенче урынга – Алина Ибатуллина һәм өченче урынга Анастасия Плюснина лаек булды.

Гер күтәрү мәйданына җыелган ирләр ике 24 килограммлы герләрне кулларында “уйнатып” кына тордылар, дисәк тә була. 70 килограммга  кадәрге авырлык категориясендә Айваз Солтанов беренче урынга, Вәсил Брянцев икенче урынга чыкты. 70 килограммга  кадәрге авырлык категориясендә Денис Дәүләтов һәм Айваз Сафетдиновлар призлы урыннарны бүлештеләр. Ә 65 килограммнан югары авырлык категориясендә ярыш үтә кызу булды. Шулай да, беренчелекне Арзу Беляров яулады. Икенче урынга – Рифат Хәтмуллин, өченче урынга Арсентий Янгиров лаек булды.

Гер күтәрү – көчлеләрнең ярышы
Гер күтәрү – көчлеләрнең ярышы
Гер күтәрү – көчлеләрнең ярышы
Гер күтәрү – көчлеләрнең ярышы
Гер күтәрү – көчлеләрнең ярышы
Гер күтәрү – көчлеләрнең ярышы
Автор:
Читайте нас: