Барлык яңалыклар
Спорт
21 Май , 16:21

Балтачлы – Халыкара спорт мастеры!

Балтачлы Айдар Хаҗеев пауэрлифтинг һәм көч таләп иткән спорт төрләре буенча Башкортстан Кубогында уңышлы чыгыш ясады.

Балтачлы – Халыкара спорт мастеры!
Балтачлы – Халыкара спорт мастеры!

17-19нчы майда Уфада көч таләп иткән спорт төрләре буенча Башкортстан Кубогы узды.

Зур дәрәҗәдә үткән турнирга 300дән артык иң көчле атлетлар җыелды.

Балтачлы спорт мастеры Айдар Хаҗеев пауэрлифтинг буенча 82,5 килограммга кадәр авырлыктагы категориядә уңышлы чыгыш ясап, беренче урынны яулый. 2,5 ай элек тә гомуми 580 килограммны күтәреп, “Весенний вызов Урала” Бөтенрусия турнирында җиңү яулаган иде.

Биредәге турнирда Айдар Марат улы шулай ук “Становая тяга” аерым дисциплинада да җиңү яулый һәм “Халыкара класслы спорт мастеры” нормативын үти.

Якташыбызны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә тагы да югарырак җиңүләр телибез!  

Автор:
Читайте нас: