Барлык яңалыклар
Спорт
12 Май , 17:54

Балтачлылар – республика Беренчелеге җиңүчеләре

Яшь спортчыларыбыз чираттагы уңышлары белән сөендерә.

Балтачлылар – республика Беренчелеге җиңүчеләре
Балтачлылар – республика Беренчелеге җиңүчеләре

Бүген “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре Уфа шәһәрендә үткән каратэ (киокусинкай) буенча "Батыр рухы" исемле Башкортстанның ачык беренчелегендә катнаштылар.

Кумитэ буенча үз авырлык категорияләрендә Рияз Вәлиев, Артур Әхмәтшин, Рәнис Камилҗанов, Марат Борһанов – беренче, Алина Сафина икенче урынны яуладылар.

Ката буенча төркемнәр арасында Алина Сафина, Артур Әхмәтшин һәм Рияз Вәлиевлар лаеклы өченче урынга чыкты. Ә шәхси зачетта Рәнис Камилҗанов – беренче, Алина Сафина икенче урынга лаек булды.

Чемпионнарыбызны чираттагы уңышлары белән котлыйбыз!

Балтачлылар – республика Беренчелеге җиңүчеләре
Балтачлылар – республика Беренчелеге җиңүчеләре
Балтачлылар – республика Беренчелеге җиңүчеләре
Автор:
Читайте нас: