Барлык яңалыклар
Спорт
6 Май , 12:26

Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!

Балтачлылар Магнитогорскида үткән каратэ (киокусинкай) буенча Чиләбе өлкәсенең Х Ачык Кубогыннан җиңүләр белән кайтты.

Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!

4-5 майда Магнитогорск шәһәрендә каратэ (киокусинкай) буенча Чиләбе өлкәсенең Х Ачык Кубогы узды.

Балтач районыннан ярышларда Башкортстан Республикасы командасы составында тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре Алина Сафина, Рәнис Камилҗанов, Рияз Вәлиев һәм Артур Әхмәтшиннар  лаеклы чыгыш ясадылар.

Нәтиҗәләргә килгәндә, кумитэ буенча үз авырлык категорияләрендә Рияз Вәлиев, Рәнис Камилҗанов, Артур Әхмәтшин – беренче, Алина Сафина икенче урынны яулады.

Ката буенча Рәнис Камилҗанов – икенче, Рияз Вәлиев, Алина Сафина һәм Артур Әхмәтшин өченче урынга лаек булдылар.

Ката төркемендә дә балтачлылар уңышлы чыгыш ясады. Монда Рияз Вәлиев, Алина Сафина һәм Артур Әхмәтшиннар пьедесталның өченче баскычына күтәреләләр.

Тренерларын һәм яшь спортчыларны чираттагы югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!

 

Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Магнитогорск шәһәреннән җиңүләр белән!
Автор:
Читайте нас: