Барлык яңалыклар
Спорт
4 Май , 16:54

Районда волейбол турниры гөрләп узды

Иске Балтачта традицион үткәрелә торган “Алтын сетка” турниры җиңүчеләре билгеләнде.

Районда волейбол турниры гөрләп узды
Районда волейбол турниры гөрләп узды

3 май көнне, Иске Балтачта, спорт сөючеләр арасында “Агропродукт” җәмгыяте Кубогына һәм призларына волейбол буенча традицион булган  "Алтын сетка" турниры гөрләп узды. Турнирның иганәчесе—Марат  Хәйруллин.

Әлеге турнир 14 ел дәвамында инде үз катнашучыларын һәм җанатарларын куандыра. Һәм районыбызның билгеле спорт вакыйгаларының берсе булып тора. Бу хакта бәйгегә көч сынашырга килгән командалар саны исбатлый: егетләр командасы - ун hәм биш кызлар командасы. Җиңү яуларга теләүчеләр елдан-ел күбрәк була бара, бу турнирның  популяр булуын исбатлап тора.

Турнирны ачу тантанасында сәламләү сүзләре белән район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Айдар Хисмәтов, "Агропродукт" җәмгыяте җитәкчесе Марат Хәйруллин чыгыш ясады.

Кызу ярышлар балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе hәм „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексы биналарында узды.

Һәр очрашу киеренке барды. Волейболчылар бар көчләрен hәм осталыкларын салып уйнадылар. Беркемнең дә бирешәсе килмәде. Командаларның  hәркайсы бердәм булып җиңү өчен тырышты. Волейбол ярышлары hәрвакыт азартлы үтә, ә йомгаклау нәтиҗәсен алдан фаразлап булмый.

Ярыш барышын күзәтергә килгән җанатарларның күплеге районыбызда волейбол уенының популярлыгы турында сөйли иде. Алар үз командалары өчен җан атып, көч-дәрт өстәп, җиңүгә рухландырып торды.

Көн дәвамына сузылган волейбол уеннары җиңүчеләре дә ачыкланды. Егетләр командалары арасында Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы командасы җиңүче булып танылды. 2нче урында – Иске Балтач 1нче урта мәктәбе  командасы, 3нче урында – балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы.

Кызлар командалары арасында беренчелекне балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, икенче урынны – Түбән Иванай урта мәктәбе, өченче урынны – балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Экстрим” командасы яулады.

Барлык җиңүчеләр hәм призёрлар Мактау грамоталары, медальләр  hәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Автор:
Читайте нас: