Барлык яңалыклар
Спорт
10 март , 14:31

Райондашыбыз – Бөтенрусия турниры җиңүчесе

Балтачлы Айдар Хаҗеев пауэрлифтинг һәм көч таләп иткән спорт төрләре буенча “Весенний вызов Урала” Бөтенрусия турнирында уңышлы чыгыш ясады.

Райондашыбыз – Бөтенрусия турниры җиңүчесе
Райондашыбыз – Бөтенрусия турниры җиңүчесе

2нче мартта, Уфа шәһәрендә, пауэрлифтинг һәм көч таләп иткән спорт төрләре буенча “Весенний вызов Урала” Бөтенрусия турниры узды.

Зур дәрәҗәдә үткән турнирга Башкортстан, Татарстан, Пермь крае, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләреннән 360тан артык иң көчле атлетлар җыелды.

Райондашыбыз, спорт мастеры Айдар Хаҗеев пауэрлифтинг буенча 82,5 килограммга кадәр авырлыктагы категориядә уңышлы чыгыш ясап, беренче урынны яулый. Гомуми суммада ул 580 килограмм күтәргән.

Шулай ук “Штанганы яткан килеш күтәрү” дисциплинасында Айдар Марат улы 1нче урынны яулый.

Якташыбызны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә тагы да югарырак җиңүләр телибез!

Автор:
Читайте нас: