Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында районның гүзәл затлары йөзү буенча ярышларда көч сынашты.
Йөзүдә 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар катнашты, алар ирекле стильдә 25 метрлы дистанциядә дүрт яшь категориясендә шәхси беренчелеккә ярыштылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынны – Рәхимә Шәйхәттәрова, Гөлфинә Сәлимова, Җәмгыя Хәмәтова, Розалия Галләмова, икенче урынны – Рәзилә Гаязова, Рәзифә Нигамәтҗанова, Кәдрия Вәлиева, Хәмдүнә Сабирҗанова, өченче урынны Фина Сәетова, Рәзифә Муллагалиева, Явгария Бикбова, Раушания Әхмәдуллиналар лаек булды.