Барлык яңалыклар
Спорт
1 март , 19:51

Балтачлылар – чаңгы юлында

Бүген, Иске Балтач авылының “Көньяк” микрорайонындагы чаңгы трассасында, Бөтенрусия массакүләм “Русия чаңгы юлы-2024” чаңгы ярышлары гөрләп узды.

Балтачлылар – чаңгы юлында
Балтачлылар – чаңгы юлында

Бүген, Иске Балтач авылының “Көньяк” микрорайонындагы чаңгы трассасында, Бөтенрусия массакүләм “Русия чаңгы юлы-2024” чаңгы ярышлары гөрләп узды.

Спорт бәйрәмендә олы буын кешеләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары, төрле оешма, предприятие вәкилләре тизлектә һәм осталыкта көч сынашты.

Ярышларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев ачты, ул барлык катнашучыларга уңышлар, җиңүләр һәм яхшы кәеф теләде.

Барлык дистанцияләрдә дә көрәш киеренке булды. Спортчылар спорт дәрте һәм җиңү теләге белән янды. Балалары, якыннары, дуслары һәм туганнары өчен җан атарга килүчеләр чаңгычыларны түземсезлек белән финиш сызыгында көтеп алдылар. Катнашучылар өчен бу ярышлар үзләренең физик әзерлеген тикшерү һәм яхшы нәтиҗә күрсәтү булды.

Гаилә командалары арасында беренчелек саяповлар гаиләсендә. Икенче урында – Кубатиевлар, икенче урында Борһановлар гаиләсе.

1-4нче сыйныф кызлары арасында 1нче урын – Алина Галимҗанова, 2нче урын – Ильвина Сәетгалиева, өченче урынны Амелия Шафикова яулады. Шул ук сыйныф малайлары арасында беренче урынга Даян Исламов, 2нче урынга – Риназ Галиев, 3нче урынга Лев Кубатиев лаек булды.

5-7нче сыйныф егетләре арасында алдынгы урыннарны Кирилл Кильбахтин, Инсаф Шарипов, Алексей Баймурзин, ә кызлар арасында Фәридә Минигалиева, Лана Сарбашева, Нәргизә Хәмәтнуровалар яуладылар.

8-11нче сыйныф егетләре арасында Айдар Галимов җиңүче булды. Призлы урыннарны Сергей Ипаев һәм Рудаль Әсхәдуллин бүлеште. Кызлар арасында югары пьедесталга Ильгина Саяпова, Наилә Имаева һәм Аделина Шәфиевалар күтәрелде.

18 – 40 яшьтәге ир-егетләр арасында 1-2-3 урыннарга Артур Сибагатов, Илнур Такиев һәм Александр Фәрхетдиновлар ия булдылар. Шул ук яшьтәге хатын-кызлар арасында Валентина Гәрәйшина, Гөлнара Габдуллина һәм Алсу Борһанова  җиңүчеләр.

41-60 яшьтәге ир-атлар арасында Фәнзәт Әхмәтов, Рудислав Беляев, Әлфир Карамовлар җиңүчеләр исәбендә.  Шул ук төркемдә хатын-кызлар арасында Альбина Зәгафуранова, Инна Бикмурзина һәм Гөлфинә Шилькова призлы урыннарны бүлештеләр.

61 яшь һәм өлкән ирләр арасында Эрик Исиметов, Игорь Яниев, Георгий Беляевлар җиңүче булдылар. Ә хатын-кызлар арасында югары баскычларга Гөлфая Хәҗипова, Нелли Шакирова һәм Рәфизә Морозовалар күтәрелде.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Алмаз Гыйзитдинов җиңүче буларак билгеләнде.

Ярышларда чаңгы дистанцияләре бәйгедә катнашучыларның мөмкинлекләрен күздә тотып билгеләнгән иде.

Кызу һәм шул ук вакытта дустанә мөнәсәбәттә үткән узышлар тәмамлангач, җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы булды. “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов һәрберсен котлап, грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Автор:
Читайте нас: