Бүген Мишкәдә каратэ (киокусинкай) буенча “Мишкинский медведь” район беренчелеге үтте.
Спорт чарасында Уфа, Агыйдел, Октябрьский, Бөре шәһәрләреннән һәм Борай, Балтач районнарыннан бихисап спортчы катнашты.
Үз категорияләрендә Радим Гарипов, Рәнис Камилҗанов, Артур Әхмәтшин – 1нче, Алина Сафина һәм Рияз Вәлиев 3нче урынны яуладылар.
Афәрин, балтачлылар! Ары таба да шулай җиңүләр белән сөендереп торырга насыйп булсын!