Барлык яңалыклар
Спорт
19 февраль , 12:02

Турнир җиңүчеләре билгеләнде

Иске Балтачның “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында Айрат Мәгъзүмов истәлегенә ел саен үткәрелә торган волейбол буенча район турнирының ябылу тантанасы үтте.

Турнир җиңүчеләре билгеләнде
Турнир җиңүчеләре билгеләнде

Иске Балтачның “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында Айрат Мәгъзүмов истәлегенә ел саен үткәрелә торган волейбол буенча район турнирының ябылу тантанасы үтте.

Ярышларда  районның оешма, учреждение һәм предприятиеләре командалары көч сынашты.

Айрат Мәгъзүмовны искә алырга хезмәттәшләре, туганнары, дуслары һәм якыннары җыелды.

2023нче елның ноябреннән 2024нче елның февраленә кадәр дәвам иткән турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны “Төнге бүреләр” командасы яулады. Икенче – “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы командасы, өченче урынга “Көмьязы” командасы лаек булды.  Шулай ук "Кыйммәтле уенчы" номинациясендә - Альфред  Әхмәтҗанов, “Иң яхшы уенчы " номинациясендә  Илмир Сабиров билгеләнде.

Җиңүче-призер командалар грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.

Турнир җиңүчеләре билгеләнде
Турнир җиңүчеләре билгеләнде
Турнир җиңүчеләре билгеләнде
Турнир җиңүчеләре билгеләнде
Турнир җиңүчеләре билгеләнде
Турнир җиңүчеләре билгеләнде
Автор:
Читайте нас: