Районда "Сәламәтлек"спартакиадасының муниципаль этабына йомгак ясалды. Биредәге спартакиада кысаларында мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре шахмат, волейбол, теннис, йөзү һәм чаңгы ярышлары кебек спорт төрләрендә үзләрен сынадылар.
Гомум ярыш нәтиҗәләре буенча, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе хезмәткәрләре беренче урынны яулады. Икенче урында – Уразай урта мәктәбе, өченче урында – Штәнде урта мәктәбе.
Котлыйбыз җиңүчеләрне!