Барлык яңалыклар
Спорт
4 февраль , 14:27

Укытучылар – чаңгы юлында

3нче февральдә районның мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында "Сәламәтлек" Спартакиадасы исәбенә чаңгы ярышлары үтте.

Укытучылар – чаңгы юлында
Укытучылар – чаңгы юлында

3нче февральдә районның мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында "Сәламәтлек" Спартакиадасы исәбенә чаңгы ярышлары үтте.

Җылы көн иртә белән үзенчә матур һәм спорт дәрте белән сугарылган иде. Район үзәгенең Көньяк микрорайоны чаңгы трассасы җитезлектә көч сынашырга килгән чаңгычылар белән тулы иде. Мондый массакүләм ярышлар һәрчак оешканлык, дустанә мохиттә һәм шул ук вакытта зур киеренкелек белән үтә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләр дә ачыкланды.

40 яшькә кадәр ирләр арасында 1нче урынны – Фәнзәт Әхмәтов (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), 2нче урынны – Альфарид Гафуров (Уразай урта мәктәбе), 3нче урынны Ирек Шакиров (Штәнде урта мәктәбе) яулады.

Әлеге категориядә хатын-кызлар арасында  беренче урынга – Гөлназ Сафарова (Иске Тимкә урта мәктәбе), икенче урынга – Валентина Гәрәйшина (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе) һәм өченче урынга Лидия Сафетдинова (Штәнде урта мәктәбе) лаек булды.

40 яшь һәм өлкәнрәк ирләр арасында Эрик Исиметов (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе) җиңүче булды.  Призлы урыннарны Әлфир Карамов (Штәнде урта мәктәбе) һәм Радик Шакировлар (Уразай урта мәктәбе) бүлеште. Ә хатын –кызлар арасында пьедесталның югары баскычларына Гөлия Хәйруллина (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), Гөлназ Хәйруллина (Уразай урта мәктәбе) һәм Ләйсән Саяповалар (Иске Тимкә урта мәктәбе) күтәрелде.

Азакта – иң мавыктыргычы – эстафеталар үтте. Эстафетада hәр командада икешәр ир-егет hәм хатын-кызлар катнашты. Шундый ярышлар hәрвакыт азартлы үтә, ә йомгаклау нәтиҗәсен алдан фаразлап булмый. Әлеге эстафета да үзенчәлекле булды. Шулай да бу ярыш, барлык катнашучылар да бердәм булырга тиеш.

Беренче булып финишка Иске Балтач 1нче урта мәктәбе командасы килде. Икенче урында – Уразай урта мәктәбе спортчылары, өченче урында Иске Тимкә урта мәктәбе командасы вәкилләре.

Җиңүче һәм призер спортчылар, командалар грамоталар белән бүләкләнде.

Гөрләп үткән ярышлар укытучыларның физик әзерлекләренең һәм җиңү ихтыярының югары дәрәҗәсен, һәм иң мөһиме, аларның бердәмлеген күрсәтте.

Укытучылар – чаңгы юлында
Укытучылар – чаңгы юлында
Укытучылар – чаңгы юлында
Укытучылар – чаңгы юлында
Укытучылар – чаңгы юлында
Укытучылар – чаңгы юлында
Автор:
Читайте нас: