Барлык яңалыклар
Спорт
2 февраль , 14:27

Балтачлылар – республика бәйгесе җиңүчесе

Бүген Уфада “Яңа ел гаилә уеннары-2024” республика фестивале финалы булып узды.

Балтачлылар – республика бәйгесе җиңүчесе
Балтачлылар – республика бәйгесе җиңүчесе

2нче февральдә Уфаның "Динамо" стадионында республикада бишенче тапкыр узучы “Яңа ел гаилә уеннары-2024” фестиваленең финал этабы үтте.

Биредә катнашырга җыелган гаиләләр тәүдә мәктәпләрдә үткән ярышларда катнашып, җиңгән. Ары таба  үз районнарында көч сынашкан. Хәзер муниципаль этапта җиңүче гаиләләр республика дәрәҗәсендә үзләрен сынап карадылар.

Әлеге спорт бәйрәме республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән традицион рәвештә Яңа ел каникулларын актив һәм күңелле үтәрү, шулай ук халыкны даими спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максаты белән оештырылган иде. Аны республика Хөкүмәте белән берлектә "Бердәм Русия" сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе, республиканың Фән һәм мәгариф, Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыклары оештырды.

—“Яңа ел гаилә уеннары”н үткәрү күркәм традициягә әверелде. Бүген финал, ә без Яңа ел кәефен дәвам итәбез. Биредә республиканың төрле почмакларыннан гаиләләр җыелган. Агымдагы ел Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы буларак игълан ителгәч, бу спорт бәйрәме тагын да зуррак әһәмият алды. Аның төп максаты – гаиләләрне игътибар үзәгенә алу, гаилә институтын ныгыту. Бүген кемнәр генә җиңсә дә, онытмагыз – гаилә ул һәркемнең иң кадерле урыны. Гаиләгә булган мәхәббәт безне үстерә, канатландыра,—диде республиканың Фән һәм мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин бәйгене ачу тантанасында.

Бәйге кысаларындагы һәр уен мавыктыргыч һәм киеренке барды. Ә җанатарлар үз чиратында аларны кызыксынап күзәтте. Барлык гаиләләрне дә чын күңелдән җиңүгә дәртләндереп тордылар. Әти-әниләр балалардан бер дә калышмый җитезлектә, чыдамлыкта һәм егәрлектә көч сынашты. Һәр команда җиңүгә зур омтылыш белән сынауларны үтте.

Балтач районыннан бәйгенең республика этабында Вәлиевлар гаиләсе катнашты. Уллары Рияз белән район данын Гүзәл һәм Рөстәм Вәлиевлар яклады. Алар барлык сынауларны да лаеклы үтеп, “Спорт сөюче гаилә” номинациясендә беренче урынны яуладылар. Шундый югары нәтиҗәләр белән бәйгедән кайтуларына бер дә аптырау юк. Гаилә башлыгы үзе дә спорт сөючән, тормыш иптәше Гүзәл Имагинат кызы спорт мастерлыгына кандидат, ә уллары Риязның төрле дәрәҗәдәге үткән ярышлардагы уңышларын санап бетергесез.  Спорт сөюче һәм тату  гаиләгә һәрвакыт шулай  бердәм булып, киләчәк тә дә спорттагы һәм тормыштагы җиңүләргә илһамланып яшәүне телибез.

Мондый куанычлы вакыйга аларның хәтерләрендә озак сакланыр. Ышаныч, бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш булганда,  бернинди дә чикләр булмавын Вәлиевлар гаиләсе тагын бер тапкыр раслады. Афәрин, балтачлылар!

Автор:
Читайте нас: