10-14нче гыйнварда армрестлинг буенча Идел буе федераль округы Чемпионаты узды. Спортчыларны Түбән Кама шәһәре үзенә җыйды.
Безнең спортчылар менә инде берничә ел рәттән үз нәтиҗәләре белән куандыралар!
Әлеге Чемпионатта Башкортстан Республикасы җыелма командасы составында тренер Айваз Сафетдинов җитәкчелегендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә катнашты.
Үз авырлык категорияләрендә Илмар Әхәтов – икенче, Айгөл Хәбибуллина өченче урынны яулады. Бәйгедә шулай ук Данил Садыйков һәм Илдар Сәхиповлар лаеклы чыгыш ясады.
Афәрин, балтачлылар. Спортчыларны, тренерларын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.