Районда "Спорт һәм сәламәтлек декадасы-2024" кысаларында спорт-массакүләм чаралар дәвам итә.
Бүген, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре арасында әлеге декада кысаларында йөзү буенча район ярышлары узды.
Ярышлар кызу һәм бәйрәмчә мохиттә үтте.
40 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында 1нче урынны – Гүзәл Шакирова, 2нче урынны – Айгөл Солтанова, 3нче урынны Роза Әхмәтгалина яулады. Ә 40 яшьтән узган хатын-кызлар арасында 1нче урынга - Лиана Фәрхетдинова, 2нче урынга – Ирина Гафурова, 3нче урынга Гөлназ Хәйруллина лаек булды.
40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче урында – Альфарит Гафуров, икенче урында - Фәнзәт Әхмәтов. 40 яшьтән узган ир-атлар арасында 1нче урынга – Радик Шакиров, 2нче урынга Ринад Әхмәтов, 3нче урынга Эрик Исиметов чыкты.
Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.