Бүген, Нефтекама шәһәрендә, хоккей буенча Нефтегазстройның “Раштуа кубогы” узды.
Якташыбыз Нурихан Дильмиев оештырган спорт бәйрәмендә 4 команда көч сынашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча “Нефтегазстрой” командасы чемпион исемен яулады. Икенче урынны “Арлан” командасы алды. Өченче урынга – Балтач районының “Танып”, дүртенче урынга Борай районы командалары чыкты.
Хоккейчыларыбызны чираттагы казанышлары белән котлыйбыз! Алда тагы җиңүләр һәм уңышлар телибез!