Борайда 2015-2016нчы елгы малайлар арасында мини-футбол буенча Яңа ел турниры узды.
Киеренке һәм кызу көрәш нәтиҗәсендә, Арсен Латыйпов җитәкчелегендәге “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре мактаулы 3нче һәм 4нче урынны яуладылар.
Шулай ук Рамзес Аюпов – “Иң яхшы капкачы” һәм Артемий Беляев “Их яхшы яклаучы” дип билгеләнделәр.
Афәрин, балтачлылар! Ары таба да шулай уңышларыгыз белән сөендереп торырга язсын.