Барлык яңалыклар
Спорт
27 Май 2023, 21:59

Мини-футбол буенча ачык турнир үтте

Бүген, “Яшьлек” комплексы мәйданчыгында, Робер Хәйруллин истәлегенә багышланган мини-футбол буенча ачык турнир үтте.  

Мини-футбол буенча ачык турнир үтте
Мини-футбол буенча ачык турнир үтте

Бүген, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы мәйданчыгында, Робер Хәйруллин истәлегенә багышланган мини-футбол буенча ачык турнир үтте.  

Ярышларның тантаналы өлешендә катнашучыларны сәламләү сүзләре белән "Яшьлек" комплексы директоры Фәрит Галимов чыгыш ясады. Шулай ук Робертның әнисе Гөлфирә Әгъзам кызы чыгыш ясап, турнирны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Турнирда өч команда катнашты. Ярышлар барышында спортчылар мавыктыргыч һәм кызыклы уен күрсәтте. Очрашу дустанә мөнәсәбәттә булуына карамастан, бер генә команда да бирешергә теләмәде, җиңүгә омтылыш күрсәтте

Киеренке һәм кызу уеннар нәтиҗәсендә беренче урынны – футболчыларның өлкән командасы, икенче урынны – хоккейчылар, өченче урынны тайланд боксы буенча “Легион” командасы яулады.

Шулай ук, традиция буенча, иң яхшы уенчыларга грамоталар тапшырылды:

“Иң яхшы һөҗүмче” – Нурлан Фәтхуллин;

“Иң яхшы капкачы” – Илназ Шакиров;

“Их яхшы уенчы” – Ленар Хиҗәпов;

“Иң яхшы яклаучы” – Әнвәр Сафаров;

“Иң яхшы бомбардир” – Илназ Хафизов.

Җиңүчеләр-призерлар медальләр, грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Турнирны оештыруда "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы һәм Алмаз Абдуллин спонсорлык ярдәме күрсәттеләр.

Мини-футбол буенча ачык турнир үтте
Мини-футбол буенча ачык турнир үтте
Мини-футбол буенча ачык турнир үтте
Мини-футбол буенча ачык турнир үтте
Мини-футбол буенча ачык турнир үтте
Мини-футбол буенча ачык турнир үтте
Мини-футбол буенча ачык турнир үтте
Автор:
Читайте нас: