Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларын hәм аларның ата-аналарын тантаналы бәйрәм белән „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Фәрит Галимов котлады. Ул барлык укучыларга үз-үзләренә ышаныч, куелган максатларга ирешүләрен теләде. Тантаналы рәвештә лаеклы ГТО комплексының билгеләре тапшырылды.
ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләргә нормативларны уңышлы тапшыру өчен "Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы сайтында теркәлергә ( www.gto.ru), медицина рөхсәте алырга һәм тест үткәрү үзәгенә катнашу өчен гариза бирергә кирәк булачак.
ГТО хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләргә Иске Балтач авылы, Җиденче ур., 1 адресы, яки 8(34753)2-20-32 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.