+22 °С
Болытлы
Кичә Борайда каратэ (киокусинкай) буенча “Борай көрәше” район беренчелеге үтте.
Спорт чарасында Агыйдел, Бөре, Борай, Иске Балтач, Мишкә һәм Сосновка авылларыннан 80нән артык спортчы катнашты.
Үз категорияләрендә Рияз Вәлиев, Алина Сафина, Алмаз Нуркаев – 1нче, Назар Сираев, Рәнис Камилҗанов, Артур Әхмәтшин, Марат Бурханов– 2нче, Эмиль Гыйльметдинов 3нче урынны яуладылар.
Афәрин, балтачлылар! Ары таба да шулай җиңүләр белән сөендереп торырга насыйп булсын!