Барлык яңалыклар
Спорт
25 март 2023, 17:46

Йөзүчеләребез сынатмый!

Аскын районында йөзү буенча “Батыр" физкультура-савыктыру комплексы ачык беренчелеге узды.

Йөзүчеләребез сынатмый!
Йөзүчеләребез сынатмый!

24нче мартта,  Аскын районында, “Батыр" физкультура-савыктыру комплексы ачык беренчелеге узды.

Кызу ярышларда Чернушка шәһәре, Балтач һәм Аскын районнары йөзүчеләре катнашты.

Безнең район данын "Яшьлек"  физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре яклады.

Нәтиҗәләргә килгәндә, үз категорияләрендә икенче урынны – Әмир Әхкамов , өченче урынны Элина Әнвәрова һәм Элина Низамовалар яуладылар.

Ярышларның иң тетрәндергеч  мизгелләре —эстафета. Яшь йөзүчеләр сынатырга күнекмәгән. Җиңү өчен көрәшкән спортчылар моны янә бер кат исбат иттеләр. Командаларның hәркайсы бердәм булып җиңү өчен тырышты. Киеренке көрәштә  Балтач районы  командасы өченче урынга лаек булдылар.

Афәрин, балтачлылар!

Йөзүчеләребез сынатмый!
Йөзүчеләребез сынатмый!
Йөзүчеләребез сынатмый!
Йөзүчеләребез сынатмый!
Автор:
Читайте нас: