Нөркә авылында укучылар командалары арасында спорт туризмы буенча Бөтенрусия спорт уеннарының муниципаль этабы узды.
Барлык сынауларны да лаеклы үтеп Иске Тимкә урта мәктәбе командасы җиңүче булды.
2нче урын – Нөркә урта мәктәбе;
3нче урын – Штәнде урта мәктәбе;
4нче урын – Иске Балтач 1нче урта мәктәбе;
5нче урын – Сәйтәк урта мәктәбе;
6нчы урын – Иске Балтач 2нче урта мәктәбе;
7нче урын – Шәвъяды урта мәктәбе;
8нче урын – Түбән Сикияз урта мәктәбе командасы.
Командаларны барлык сынауларны да лаеклы үтүләре белән котлыйбыз!