Бүген мәктәп спорт клублары арасында Бөтенрусия спорт уеннарының муниципаль этабы узды.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасында район мәктәпләренең иң көчле командалары көч сынашты.
"Брейн-ринг" уены нәтиҗәләре буенча:
1нче урын – Түбән Сикияз урта мәктәбе;
2нче урын – Иске Тимкә урта мәктәбе;
3нче урын – Штәнде урта мәктәбе командасы.
“Шәһәр спорты” (яки “шәһәрчекләр”) ярышы нәтиҗәләре буенча:
1нче урын – Сәйтәк урта мәктәбе;
2нче урын – Иске Балтач 2нче урта мәктәбе;
3нче урын – Иске Тимкә урта мәктәбе командасы.
Командаларны җиңүләр белән котлыйбыз. Барлык катнашучыларга алга таба уңышлар телибез!