Бүген “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре каратэ-до (киокусинкай) буенча Тольятти шәһәренең ачык беренчелегендә катнаштылар.
Үз категорияләрендә Ирек Туктамышев, Вадим Гарипов – 2нче, Алина Сафина -3нче, Юлия Җиһаншина, Рияз Вәлиев 4нче урынны яуладылар.
Ярышларда шулай ук Эмиль Гыйльметдинов һәм Назар Сираевлар лаеклы чыгыш ясадылар.
Тренер Евгений Артосовичны һәм яшь спортчыларны яңа үрләр белән котлыйбыз!