Барлык яңалыклар
Спорт
24 февраль 2023, 16:39

Көрәшчеләребезнең чираттагы уңышы

Балтачлылар Стәрлетамакта үткән көрәш буенча республика ярышларыннан медальләр белән кайттылар.

Көрәшчеләребезнең чираттагы уңышы
Көрәшчеләребезнең чираттагы уңышы

Балтачлылар Стәрлетамакта үткән көрәш буенча республика ярышларыннан медальләр белән кайттылар.

17 – 19нче февральдә Стәрлетамак шәһәрендә көрәш буенча республика ярышлары үтте. Анда Башкортстанның күп кенә шәһәр һәм районнарыннан көчле спортчылар катнашты.

35тән артык команда үз авырлык категорияләрендә призлы урыннар өчен көрәште.

Безнең районнан үз категорияләрендә Илмар Ахатов һәм Әмир Ракиповлар лаеклы өченче урынны яуладылар.

Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Батыр көрәшчеләребезне һәм тренерларын чираттагы уңышлары белән котлыйбыз.

Көрәшчеләребезнең чираттагы уңышы
Көрәшчеләребезнең чираттагы уңышы
Көрәшчеләребезнең чираттагы уңышы
Автор:
Читайте нас: