Барлык яңалыклар
Спорт
24 февраль 2023, 10:51

Афәрин, яшь футболчылар!

Балтач районы яшь футболчылары Борайда үткән мини-футбол буенча ачык республика турнирында уңышлы чыгыш ясадылар.

Афәрин, яшь футболчылар!
Афәрин, яшь футболчылар!

Балтач районы яшь футболчылары Борайда үткән мини-футбол буенча ачык республика турнирында уңышлы чыгыш ясадылар.

Әлеге турнир сугышчы-интернационалист А. Г. Мәхмүтовка багышланды.

Безнең район командаларын тренер Арсен Латыйпов җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте.

Киеренке һәм мавыктыргыч ярыш нәтиҗәсендә, 2010нчы елда туган үсмерләр командасы - 3нче урынны, ә 2011нче елгылар командасы лаеклы 2нче урынны яуладылар.

Хиҗәпов Ленар турнирның "Иң яхшы капкачысы" дип танылды, ә Әнвәр Мөхәмәдиев “Турнирның иң яхшы уенчысы” дип табылды.

Спорт бәйрәме ахырында турнир җиңүчеләренә кубоклар, медальләр, грамоталар һәм татлы призлар тапшырылды.

Яшь спортчыларыбызны котлыйбыз! Тренер Арсен Рөстәм улын шундый зур дәрәҗәдә үткән ярышлардагы уңышлары белән тәбрик итәбез.

Афәрин, яшь футболчылар!
Афәрин, яшь футболчылар!
Афәрин, яшь футболчылар!
Афәрин, яшь футболчылар!
Афәрин, яшь футболчылар!
Автор:
Читайте нас: