Барлык яңалыклар
Спорт
23 февраль 2023, 14:49

Иртәгә Балтачта сугышчан көрәш форумы үтәчәк

Анда Башкортстан, Русия чемпионнары һәм призерлары катнашачак.

Иртәгә Балтачта сугышчан көрәш форумы үтәчәк
Иртәгә Балтачта сугышчан көрәш форумы үтәчәк

24 февраль көнне, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында, кикбоксинг һәм катнаш көрәш буенча махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләр истәлегенә багышланган ачык күрсәтмә укыту-тренировка чыгышлары үтәчәк.

Форумда Денис Сазонов (Ырынбур, ММА буенча Ырынбур өлкәсе чемпионы, панкратион буенча Русия призеры), Виктор Морогов (ММА буенча өч тапкыр Башкортстан чемпионы, джиу-джитсы буенча Идел буе Кубогы чемпионы, грэпплинг буенча Башкортстан Республикасы чемпионы, Идел буе федераль округы призеры), Рузанна Фәйзуллина (ММА катнаш сугышчан көрәш буенча Башкортстан чемпионы, ММА буенча Русия призеры, грэпплинг спорт көрәше буенча Башкортстан Республикасы призеры), Регина Тютеева (ММА буенча Башкортстан Республикасы чемпионы, кул сугышы буенча Башкортстан Республикасы чемпионы, Идел буе федераль округы призеры, грэпплинг спорт көрәше буенча БР призеры), Артем Халитов (кул сугышы буенча Русия Кубогы чемпионы, ММАның катнаш сугышчан көрәше буенча Башкортстан Республикасы чемпионы,  самбо һәм спорт көрәше буенча Башкортостан Республикасы призеры), Андрей Шихов (ММА буенча 2 тапкыр дөнья кубогы чемпионы) һәм башкалар катнашачак.

Чара 15:00 сәгатьтә башлана.

Автор:
Читайте нас: