21нче февральдә, "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында, Ватанны саклаучылар көненә һәм Александр Матросов батырлыгының 80 еллыгына багышланган йөзү ярышлары узды.
Ярышларда 2007-2015нче елларда туган яшүсмерләр катнашты.
Үз яшь категорияләрендә беренче урынны - Илнур Низамов, Алмаз Ахтариев, Тимур Сахипов, Әмир Абдувалиев, Даниил Хәрисов, Әмир Ахкәмов, Даниил Хакимов, икенче урынны – Камил Сәләхов, Ридаль Ханов, Реналь Шәрипов, Самир Сәфетдинов, Илнур Рәхимҗанов, Камил Гайниәхмәтов, Азамат Хөснуллин, өченче урынны Алмир Гәләветдинов, Тимур Әнвәров, Рамазан Башаров, Рәмзил Ханов, Радмир Нурисламов, Данил Гайниәхмәтов, Максим Шильков яуладылар.
Ярышларның нәтиҗәләре ГТО нормативларын тапшыру исәбенә бара.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар гына теләп калабыз!