Барлык яңалыклар
Спорт
15 февраль 2023, 19:01

Турнирның җиңүчеләре кемнәр?

Иске Балтачның “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында Айрат Мәгъзүмов истәлегенә ел саен үткәрелә торган волейбол буенча район турнирының ябылу тантанасы үтте.

Турнирның җиңүчеләре кемнәр?
Турнирның җиңүчеләре кемнәр?

Иске Балтачның “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында Айрат Мәгъзүмов истәлегенә ел саен үткәрелә торган волейбол буенча район турнирының ябылу тантанасы үтте.

Ярышларда  районның оешма, учреждение һәм предприятиеләре командалары көч сынашты.

Айрат Мәгъзүмовны искә алырга хезмәттәшләре, туганнары, дуслары һәм якыннары җыелды.

2022нче елның ноябреннән 2023нче елның февраленә кадәр дәвам иткән турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны “Төнге бүреләр” командасы яулады. Икенче – “Көмьязы” командасы, өченче урынга “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы командасы лаек булды.

Җиңүче-призер командалар грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.

Турнирның җиңүчеләре кемнәр?
Турнирның җиңүчеләре кемнәр?
Турнирның җиңүчеләре кемнәр?
Турнирның җиңүчеләре кемнәр?
Турнирның җиңүчеләре кемнәр?
Автор:
Читайте нас: