Барлык яңалыклар
Спорт
29 гыйнвар 2023, 18:14

Көрәш батырлары кемнәр алар?

Иске Балтачта Башкортстан Республикасы Спорт министрлыгы булдырылуга 100 ел тулуга багышланган көрәш буенча ярышлар үтте.

Көрәш батырлары кемнәр алар?
Көрәш батырлары кемнәр алар?

27 гыйнвар көнне Иске Балтачта Башкортстан Республикасы Спорт министрлыгы булдырылуга 100 ел тулуга багышланган көрәш буенча ярышлар үтте.

Үз авырлык категорияләрендә беренче урынны – Рөстәм Җиһаншин, Нияз Сафин, Илнар Камалов, Тимур Абхаликов, Әмир Рәкыйпов, Илшат Вәлиәхмәтов, Илмар Ахатов, Рөстәм Шәйхетдинов, Тимур Вәлиев, Илназ Латыйпов һәм Рустәм Сәлимовлар яулады.

Икенче урынга Азат Миңнуллин, Таһир Шиһабетдинов, Илмир Хәбибуллин, Илнур Сафин, Реналь Хәмәтнуров, Тимур Бариев, Тимур Нуртдинов, Денис Абраров, Данил Гайниәхмәтов һәм Айнур Фәхруллиннар лаек булды.

Өченче урынга Нияз рамазанов, Артур Пинаев, Данил Бакиров, Илмир Фазылов, Тимур Хәлиуллин һәм Радмир Шәкүровлар ия булдылар.

Батыр көрәшчеләр барысын да халыкның яраткан көрәш үрнәкләре белән сөендерделәр. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.

Беренче һәм икенче урыннарны яулаучылар ярышларның киләсе этабында - республика беренчелеге финалында катнашачак.

Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар гына теләп калабыз!

Көрәш батырлары кемнәр алар?
Көрәш батырлары кемнәр алар?
Көрәш батырлары кемнәр алар?
Автор:
Читайте нас: