Барлык яңалыклар
Спорт
20 гыйнвар 2023, 11:54

Булдырасыз, егетләр!

Балтач районының волейболчы егетләр командасы мәктәп укучылары арасында XXV Спартакиадасы зачетына узган зона ярышларында призлы урын яулады.

Булдырасыз, егетләр!
Булдырасыз, егетләр!

Балтач районының волейболчы егетләр командасы мәктәп укучылары арасында XXV Спартакиадасы зачетына узган зона ярышларында призлы урын яулады.

Кичә,“Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында, Башкортстан республикасы мәктәп укучылары арасында XXV Спартакиадасы зачетына волейбол буенча зона ярышлары үтте.

Кызу бәйгедә Балтач, Тәтешле, Калтасы, Борай, Караидел, Аскын һәм Мишкә районнарының егетләр командалары көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова катнашты һәм волейболчыларга уңышлар теләде.

Уеннар волейболның рәсми кагыйдәләре буенча узды, шуңа күрә спортчылар ярышларга зур җаваплылык белән карадылар. Һәр район командасының алмаш уенчылары һәм үз җанатарлары бар иде.

Нәтиҗәләр буенча 1нче урынны Тәтешле районы командасы яулады. Икенче урында - Балтач районы командасы. Өченче урынга Калтасы волейболчылары чыкты.

Булдырасыз, егетләр!
Булдырасыз, егетләр!
Булдырасыз, егетләр!
Булдырасыз, егетләр!
Булдырасыз, егетләр!
Булдырасыз, егетләр!
Булдырасыз, егетләр!
Булдырасыз, егетләр!
Булдырасыз, егетләр!
Автор:
Читайте нас: