Күрше Тәтешле районында, мәктәп укучыларының XXV Спартакиадасы исәбенә, грек-рим көрәше буенча зона ярышлары узды.
Үз авырлык категорияләрендә Радим Димьянов, Илмар Ахатов, Илнур Сафин – икенче, Таһир Шигабетдинов, Денис Абраров, Рөстәм Шәйхетдиновлар өченче урынны яуладылар.
Тренерларын һәм яшь спортчыларны уртак тырышлыклары нәтиҗәсендә яхшы күрсәтүләргә ирешүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә тормышта һәм ярышларда яңа үрләр яуларга насыйп булсын.