20 ноябрьдә Уфада эстетик гимнастика буенча Уфа шәһәре беренчелеге һәм "Колибри" ачык турниры узды.
Анда илебезнең төрле шәһәрләреннән 800дән артык спортчы катнашты.
Район данын Наталья Абдуллина һәм Нэйля Мәхмүтова җитәкчелегендә 4-6 яшьлекләр категориясендә "Агыйдел-Бусинки" командасы лаеклы яклады.
Безнең гимнаст кызларыбыз ярышларда уңышлы чыгыш ясап, беренчелекне яуладылар.
Уңышлы чыгышлары белән барысын да ихлас тәбрик итәбез. Шундый җиңүләр алдагы тормышларында да зур этәргеч булып торыр.