Бүген “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында ГТО нормативларын кабул итү буенча чираттагы чара узды.
“Хезмәткә hәм яклауга әзер” (ГТО) максатлары – үсеп килүче буында спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәктәп укучыларының физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү hәм яхшы нәтиҗәләр күрсәткән яшүсмерләрне ачыклау.
Бу юлы Иске Балтач башлангыч мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары ГТО нормативларын тапшырдылар.
Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү сәламәт яшәү рәвешенең нигезе булып тора. Сәламәтлек – иң зур байлык. Кече яшьтән үк спорт белән дус булу мөһим булуын яхшы белә укучылар.
Гөлфия НӘБИЕВА,
"Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексының инструктор-методисты.