Барлык яңалыклар
Спорт
18 ноябрь 2022, 19:04

Балтач йөзүчеләре ярышлардан җиңү белән кайтты

Борай авылының “Океан" бассейнында йөзү буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелеге узды.

Балтач йөзүчеләре ярышлардан җиңү белән кайтты
Балтач йөзүчеләре ярышлардан җиңү белән кайтты

17 ноябрьдә, Борай авылының “Океан" бассейнында, йөзү буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелеге узды.

Кызу ярышларда Борай, Балтач, Аскын, Мишкә һәм Караидел районнары йөзүчеләре катнашты.

Безнең район данын "Яшьлек"  физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре яклады.

Нәтиҗәләргә килгәндә, үз категорияләрендә беренче урынны – Әмир Әхкамов, Регина Хаҗимуллина, Элина Низамова, икенче урынны Элина Әнвәровалар яуладылар.

Ярышларның иң тетрәндергеч  мизгелләре —катнаш эстафета. Яшь йөзүчеләр сынатырга күнекмәгән. Җиңү өчен көрәшкән спортчылар моны янә бер кат исбат иттеләр. Командаларның hәркайсы бердәм булып җиңү өчен тырышты. Киеренке көрәштә  Балтач районы  командасы җиңү яулады, икенче урынны Борай районы йөзүчеләре алды.

Афәрин, балтачлылар!

Балтач йөзүчеләре ярышлардан җиңү белән кайтты
Балтач йөзүчеләре ярышлардан җиңү белән кайтты
Балтач йөзүчеләре ярышлардан җиңү белән кайтты
Балтач йөзүчеләре ярышлардан җиңү белән кайтты
Автор:
Читайте нас: