Барлык яңалыклар
Спорт
15 ноябрь 2022, 19:49

Беренчеләр ГТО тапшыра

Бүген, 15 ноябрьдә, тест үткәрү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Иске Балтач башлангыч мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары арасында чираттагы ГТО нормативларын кабул итү оештырылды.

Нормативларны тапшыруда 30дан артык укучы катнашты. Алар гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга бөгелү, 30 метрга йөгерү, урыннан ике аягын белән дә этәрелеп озынлыкка сикерү, теннис тубын ыргыту hәм башка күнегүләрдә җитезлекләрен күрсәттеләр. 

Күп  балаларга ГТО нормативларын тапшыру җиңел бирелде, аларның күбесе төрле спорт секцияләрендә шөгыльләнәләр һәм һәр иртә зарядка ясыйлар.

Нормативларны тапшыруның соңгы нәтиҗәләрен бик тиздән ясаячаклар һәм күпләр ГТОның билгеләрен дә алырлар.

Гөлфия НӘБИЕВА,

инструктор-методист.

Беренчеләр ГТО тапшыра
Беренчеләр ГТО тапшыра
Беренчеләр ГТО тапшыра
Беренчеләр ГТО тапшыра
Автор:
Читайте нас: