Барлык яңалыклар
Спорт
7 ноябрь 2022, 18:57

Афәрин, балтачлылар

5 ноябрьдә, Бөре шәһәрендә, 4 яшьтән өлкәнрәк малайлар һәм кызлар арасында каратэ (киокусинкай) буенча ачык ярышлар узды.

Афәрин, балтачлылар
Афәрин, балтачлылар

5 ноябрьдә Бөре шәһәрендә 4 яшьтән өлкәнрәк малайлар һәм кызлар арасында каратэ (киокусинкай) буенча ачык ярышлар узды.

Яшь спортчылар даими тренировкаларда тупланган кыюлыкларын, батырлыкларын һәм ныклы характерларын күрсәттеләр. Район данын ярышларда "Яшьлек" физкультура-савыктура комплексы тәрбияләнүчеләре уңышлы якладылар һәм призлы урыннар яулап кайттылар.

Беренче урынны  Рәнис Камилҗанов (24 килограммга кадәр авырлык категориясендә 6-7 яшьлек малайлар арасында), Алина Сафина (35 килограммга кадәр авырлык категориясендә 7-8 яшьлек кызлар арасында), Назар Сираев (35 килограммга кадәр авырлык категориясендә 10 яшьлек малайлар арасында) яуладылар.

Икенче урынга Рамзес Әюпов (24 килограммга кадәр авырлык категориясендә 8-9 яшьлек малайлар арасында), Рияз Вәлиев (30 килограммга кадәр авырлык категориясендә 8  яшьлек малайлар арасында), Әмир Гәрәев (30 килограммга кадәр авырлык категориясендә 8-9 яшьлек малайлар арасында), Риназ Хәсәнов (40 килограммнан артык авырлык категориясендә 11-12 яшьлек малайлар арасында) чыктылар.

Өченче урынга Раиль Камилҗанов (20 килограммга кадәр авырлык категориясендә 4-5 яшьлек малайлар арасында), Эмиль Гыйльметдинов (35 килограммга кадәр авырлык категориясендә 10 яшьлек малайлар арасында), Радим Гарипов (40 килограммга кадәр авырлык категориясендә 12 яшьлек малайлар арасында) лаек булдылар.

Гүзәл Субушева, Илназ Хәбиров, Радим һәм Вадим Гариповлар  үзләрен ярышлар судьялары ролендә сынап карадылар.

Тренер Евгений Артосовичны һәм яшь спортчыларны шундый уңышлар белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!

Афәрин, балтачлылар
Афәрин, балтачлылар
Афәрин, балтачлылар
Автор:
Читайте нас: