Якташыбыз Розана Кашапова гер спорты буенча дөнья чемпионатында беренче урынны яулады.
Розана Нью-Делида (Һиндстан) узган чемпионатта Русия Федерациясе җыелма командасы составында катнаша.
Якташыбызны шундый зур җиңүе белән котлыйбыз! Синең җиңүләр - безнең горурлыгыбыз!
Бу яңалык Розананың беренче тренеры Ильяс Шәймөхәммәтов өчен, тренерлар көне уңаеннан, иң яхшы бүләк”, - ди район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үзенең социаль челтәрләрендә.