Барлык яңалыклар
Спорт
11 октябрь 2022, 18:56

Җиңүчеләрне котлыйбыз

8нче октябрьдә, Республика көне уңаеннан, мәктәп укучыларының XXV Спартакиадасы исәбенә җиңел атлетика эстафетасы буенча район ярышлары үткәрелде.

Җиңүчеләрне котлыйбыз
Җиңүчеләрне котлыйбыз

8нче октябрьдә, Республика көне уңаеннан, мәктәп укучыларының XXV Спартакиадасы исәбенә җиңел атлетика эстафетасы буенча район ярышлары үткәрелде.

Әлеге мавыктыргыч ярышлар балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан гамәлгә ашырылды. Анда 2008нче елда туган һәм аннан кечерәк мәктәп укучылары көч сынашты.

Нәтиҗәләр буенча 1нче урында – Иске Балтач 2нче урта мәктәбе командасы.  Иске Балтач 1нче һәм Штәнде урта мәктәпләре командалары 2нче һәм 3нче урыннарда җиңүче буларак танылдылар.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар  грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне котлыйбыз
Җиңүчеләрне котлыйбыз
Җиңүчеләрне котлыйбыз
Җиңүчеләрне котлыйбыз
Автор:
Читайте нас: