Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 март 2023, 19:40

“Күңел дәвалаучылары” – Балтачта!

Атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең концерты медицина хезмәткәрләре өчен күңелле ял булды.

“Күңел дәвалаучылары” – Балтачта!
“Күңел дәвалаучылары” – Балтачта!

Балтач үзәк район дәваханәсенең хезмәткәрләре өчен Башкортстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре "Күңел дәвалаучылары" социаль-мәдәни проектын тәкъдим иттеләр.

Проектның төп максатлары булып арт-терапия һәм мәдәни реабилитация аша табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең эмоциональ “януын” профилактикалау тора. Әлеге проект Башкортстан Республикасы гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды, БР сәламәтлек саклау министрлыгы, "ВиЦыАн" компаниясе, РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы, сәхнә осталары берлеге һәм Василий Пеганов ярдәме белән оештырыла.

Чара барышында шулай ук юбилярларны котладылар.

Атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең концерты медицина хезмәткәрләре өчен күңелле ял булды.

-Рәхмәт шундый проектка. Безнең яңга килеп шундый күңелле һәм чагу бәйрәм оештыручыларга рәхмәтебез чиксез, - дип үз тәэссоратлары белән уртаклашты дәваханә хезмәткәрләре.

“Күңел дәвалаучылары” – Балтачта!
“Күңел дәвалаучылары” – Балтачта!
“Күңел дәвалаучылары” – Балтачта!
“Күңел дәвалаучылары” – Балтачта!
“Күңел дәвалаучылары” – Балтачта!
Автор:
Читайте нас: