Башкортстанда кызамык белән авыру очрагы теркәлгән. “Башинформ” сайты хәбәр итүенчә, авыру Таджикстаннан килгән балада ачыкланган. Бу балага инфекциягә каршы прививка ясалмаган булган.
“Эпидемиологлар бәйләнештә булган кешеләрне ачыклады. Аларның барысына да иммунизация үткәрелде. Эпидемиологик тикшерү дәвам итә, әлеге хәл котрольдә тотыла”, - ди күзәтү ведомствосы.
Кызамык – көчле йогышлы инфекция, авыру белән бәйләнешкә кергән очракта тулысынча ул йога. Бу чирдән котылу чарасы – 1 яшьтә вакцинация һәм 6 яшьтә ревакцинация. 2023нче елда илнең 12 субъектында кызамык очраклары теркәлгән.